Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында Тукайга багышланган конкурс үтте
Мәгариф

Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында Тукайга багышланган конкурс үтте

Бүген Сарман авылының «Ләйсән» балалар бакчасында зур бәйрәм – Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган районкүләм конкурс узды.

Бәйрәмгә Сарман, Рангазар, Карашай-Саклау, Ләке, Зур Нөркәй һәм Шәрләрәмә авыллары балалар бакчаларында тәрбияләнүче сәләтле балалар катнашты. Алар шагыйрьнең иҗатын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кызыклы чара ахырында җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Конкурс балаларга олы шатлык, Тукай рухы, дуслык һәм иҗат күтәренкелеге бүләк итте.

 


Нет комментариев