Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасы игълан иткән "Яңа ел уенчыгы" бәйгесендә балалар актив катнаштылар
Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме алдыннан «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бу эшкә барлык төркемнәр дә бик кызыксынып тотындылар. Тәрбиячеләре Люция Фәррахетдинова һәм Гөлназ Хәертдинова булган икенче кечкенәләр төркеме бигрәк тә активлык күрсәтте. Балаларның әти-әниләре белән бергәләп ясаган уенчыклары арасында ниләр генә юк иде:...
Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме алдыннан «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бу эшкә барлык төркемнәр дә бик кызыксынып тотындылар. Тәрбиячеләре Люция Фәррахетдинова һәм Гөлназ Хәертдинова булган икенче кечкенәләр төркеме бигрәк тә активлык күрсәтте. Балаларның әти-әниләре белән бергәләп ясаган уенчыклары арасында ниләр генә юк иде: камырдан пешерелгән хуш исле өй, пластик стаканнардан ясалган Кар Бабай, Могҗизалы Яңа ел кыры, бәйләнгән Кыш һәм Кар Бабайлар, Кар Кызы, чыршы әйләнүче Кар Бабайлар, бүләк өләшүче Боланнар, ел символы һәм башка бик күп төрле-төрле уенчыклар. Башка төркемнәр дә алардан калышмады.
Әти-әниләрнең, балаларны сөендереп, шулай кул эшләре белән шөгыльләнүләренә без бик шат һәм рәхмәтле. Бәйрәмнән балалар Кыш Бабай бүләге белән генә түгел, дипломнар да алып кайтып киттеләр.
Лилия Шакирова, өлкән тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев