САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманнан Мөслимә Яппарова бәйрәм котлауларын кабул итте

Бүген Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Яппарова Мөслимә Солтан кызына 95 яшь тулды.

Ул кечкенә генә Түбән Әхмәт авылында туып-үсә. Балачак һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. Шул заман үсмерләре кебек, бик иртә эшли дә башлый. “Ир-атлар сугышка китеп бетте, әти колхоз рәисе иде, эшләргә кеше юк, дип, мине укырга да җибәрмәде. Бик тә шоферлыкка укыйсым килгән иде. Авылда китапханәдә, күмәк хуҗалыкта атлы эштә һәм башка урыннарда эшләдем. Җиде сыйныфны бетергәч, Сарманга күчтем, май заводында, инкубаторда, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләдем, соңыннан киномеханик һөнәрен үзләштердем, кассир вазифаларын да башкардым”, – дип искә ала ул. Моннан тыш, колхоз клубында да эшли, агитатор булып та йөри ул. Өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерә.

Мөслимә апага бүгенге көндә дә үз яшен биреп булмый. Узган ел да әле ул үсентеләр утыртып йөргән, хәзер дә тик торырга бик яратмый. Дөнья, Сарман хәлләре белән кызыксынып тора. Үзен котларга килгән район башлыгы Фәрит Хөснуллинның ерак сәфәргә барып кайтуыннан да хәбәрдар булып чыкты, “Исән-сау гына әйләнеп кайттыгызмы?” – дип каршы алды ул аны. «Сарман» газетасын даими укып бара, «Башыннан ахырына кадәр укып чыгам, ул миңа иптәш, дус кебек», – ди. 

Юбилее һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, Фәрит Мөнәвир улы аңа Россия Федерацисе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, үзенең Рәхмәт хатын тапшырды, матур теләкләрен җиткерде. Ветеранны истәлекле даталар уңаеннан район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да котладылар. Махсус операциядә хезмәт итүче оныгы Марсель дә, шалтыратып, иртән-иртүк яраткан әбисен олы юбилее белән котлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев