Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманнан Марс белән Мәрьям Шәймөхәммәтовларның бергә яшәүләренә 60 ел булды

Сарман авылында яшәүче Марс Гыйльметдин улы һәм Мәрьям Нургали кызы Шәймөхәммәтовлар май аенда җәүһәр туйларын билгеләп үттеләр.

Аларны гомер бәйрәмнәре белән район үзәгендә Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде һәм Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

Марс абый белән Мәрьям апа районыбызның Сарайлы авылында туып-үсәләр, икесенең дә балачак һәм үсмер еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә, икесе дә гыйбрәтле, шул ук вакытта мактаулы тормыш юлы үтәләр.

Юбилярлар хакындагы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев