Сарманнан Алмаз Миңнехуҗин дөнья чемпионы булды
Кичә, 24 июнь көнне, Саба районы Мәңгәр авылында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.
Сарман районыннан Алмаз Миңнехуҗин 65 кглы үлчәү авырлыгындагы спортчылар арасында җиңү яулаган. Әлеге көрәштә 28 төбәктән - Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм башка республикалардан да спортчылар катнашкан. Алмазны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев