Сарманлыларны Спас ярминкәсенә көтәләр
Җәмгыять

Сарманлыларны Спас ярминкәсенә көтәләр

30 июльдән 2 августка кадәр Алабугада XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтәчәк. Быел ул тәүге тапкыр шәһәр ипподромы территориясендә (Пролетар урамы, 1нче йорт) оештырыла.

Ярминкәдә Россиянең 16 төбәгеннән килгән 740 оста үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Кунаклар декоратив-гамәли сәнгать, халык кәсепләре һәм кул эшләре әйберләре белән таныша алачак. Бәйрәм сәхнәсендә профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Шул ук вакытта, 31 июльдән 2 августка кадәр, XIX Бөтенроссия чаң тавышы фестивале дә узачак. Фестивальнең төп чаралары Спас соборы территориясендә оештырыла. Биредә чаң концертлары, тантаналы ачылыш һәм ябылу церемонияләре планлаштырыла.

1 августта ярминкә кунакларын XXV Бөтенроссия «ВДОХновение» автор җыры фестиваленең гала-концерты көтә.

Спас ярминкәсенең тантаналы ябылуы 2 августта 15:00–16:00 сәгатьләрдә узачак. Бу вакытта ярминкә һәм чаң тавышы фестивале катнашучыларын бүләкләү дә каралган.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев