Сарманлыларга газ үткәрүгә субсидия бирәләр
Йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу һәм йорт биләү участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер мәртәбә субсидия бирелүе хакында без даими хәбәр итеп торабыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 11 мартында чыккан 231 санлы карары нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу һәм газ уздыру өчен 100 мең сумнан артмаган чыгымнарга бер тапкыр субсидия бирелә. Аны гаилә составында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары; I һәм II төркем инвалид булганнар, инвалид бала тәрбияләүчеләр ала ала. Субсидиягә шулай ук күп балалы, Донецк, Луганск Халык Республикалары, Запорожск, Херсон өлкәләре һәм Украина территорияләрендә баручы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, җан башына кереме 19 мең сумга кадәр булган гаиләләр дә дәгъва кыла ала.
- Бер йорт биләмәсенә субсидия бары бер тапкыр бирелә. Гаризаны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак милекчесе бирә ала. Нинди документлар кирәк булганлыгы хакында бүлеккә мөрәҗәгать итеп, белешмә алырга мөмкин. Керемнәр турында мәгълүмат та кирәк булачак, – диде район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова.
Исегезгә төшерәбез: күпбалалы гаиләләргә, аерым категориягә кергән гражданнарга барлык ярдәмнәр “Гаилә” милли проекты кысаларында башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев