Сарманлылар солдат боткасыннан авыз иттеләр 
Җәмгыять

Сарманлылар солдат боткасыннан авыз иттеләр 

Район үзәгендәге Ял паркында Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында “Солдат кухнясы” эшләде. Солдат боткасыннан сарманлылар бик теләп авыз иттеләр. 

- 500 кешелек пешереп алып чыккан идек, ботка калмады, бик яратып ашадылар, - диделәр солдат боткасын әзерләгән Сарман гимназиясе пешекчеләре. 
Әлеге акция әле чагыштырмача “яшь” булса да, ул бик тиз популярлашты. Ни генә әйтсәң дә, солдат боткасы – сугышта ятып калган, сугыш юлын узган бабаларыбызны искә төшерүче, илебезгә җиңү яулашучы кадерле истәлек.


Нет комментариев