САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар «Йолдызлыктан» зур җиңүләр белән кайттылар

Кичә Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты үтте.

Анда Зәй, Сарман, Түбән Кама шәһәр һәм районнарыннан иң талантлы балалар һәм яшьләр чыгыш ясадылар. Ике көн дәвамында барган бәйгедә меңнән артык бала һәм яшь кеше төрле номинацияләрдә көч сынашты. Аларга «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Районыбызның сәләтле балалары да анда зур уңышларга ирештеләр.
I урынны «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Җәлил музыка мәктәбеннән Ландыш Нуретдинова җитәкчелегендәге «Ихлас» вокаль ансамбле, «Вокал-соло» номинациясендә төрле төркемнәрдә Җәлил музыка мәктәбеннән Диләрә Сөләйманова, Карина Мөхәммәтрәхимова, Раяна Масалимова (подтанцовка — Әдилә Садыйкова) (җитәкчеләре — Ландыш Нуретдинова),
II урынны — «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән Миләүшә Хәкимуллина җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле, «Конферанс» номинациясендә Җәлил поселогы мәдәният сараеннан Индира Мәрданова һәм Элина Төхбәтуллина (җитәкчеләре — Александр Фәрхетдинов),
III урынны «Хореография» номинациясендә Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән Гөлшат Нургалиева җитәкчелегендәге «Умырзая» ансамбле, «Конферанс» номинациясендә Сарман мәдәният йортыннан Әлфиназ Бәдертдинова (җитәкчесе — Ильмира Салихова) яуладылар.
Махсус призга «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән «Балачак» ансамбле (җитәкчесе — Резедә Хаҗиева), «Конферанс» номинациясендә Сарман мәдәният йортыннан Рәзилә Бәдертдинова (җитәкчесе — Ильмира Салихова), Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән Азамат Исламов, Самира Сабирҗанова (җитәкчеләре — Алсу Сәлимгәрәева, Зөлфия Исламова) лаек булдылар.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар район данын апрель аенда башкалабыз Казанда үткәреләчәк суперфиналда яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев