Сарманлылар өчен Яңа ел табынына – дөге һәм алма белән фаршланган каз
Сезгә Яңа ел табынына дөге һәм алма белән фаршланган каз рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кыргый дөге - 250 грамм; яшел алма - 2 данә; суган - 1 данә; фундук - 75 грамм; чабыр - 2 чәй калагы; тоз, борыч - тәм буенча; каз - 5-6 килограмм; туралган яңа петрушка...
Сезгә Яңа ел табынына дөге һәм алма белән фаршланган каз рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- кыргый дөге - 250 грамм;
- яшел алма - 2 данә;
- суган - 1 данә;
- фундук - 75 грамм;
- чабыр - 2 чәй калагы;
- тоз, борыч - тәм буенча;
- каз - 5-6 килограмм;
- туралган яңа петрушка - 3 аш калагы.
Подливка өчен:
- каз муены, йөрәге, бавыры, бүтәкәсе;
- су - 1 литр;
- он - 1,5 аш калагы.
Дөге алдан пешереп куябыз. Алмаларны тышыннан һәм орлыгыннан чистартабыз, телемләп турыйбыз. Табада яки духовкада берничә минут чикләвекләр кыздырабыз һәм вак итеп турыйбыз. Дөге, алма, петрушка, чабырны бутыйбыз. Тоз һәм борыч сибәбез.
Казны яхшылап юабыз һәм киптерәбез. Казның эчен буталган катнашма белән тутырабыз, шпажка белән тишәбез. Кошны кулинар җеп белән бәйлибез, тоз, борыч сибәбез.
Казны пешерү өчен формага түше белән аска каратып салабыз һәм 170 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Эч-бавырдан шулпа әзерлибез. Аларның өстенә 1 литр су салабыз һәм, капкачын әз генә ачып, берничә сәгать әкрен утта пешерәбез. Шулпа 2 стакан сыярлык булып калырга тиеш. Әзер шулпаны сөзәбез, тоз сибәбез.
Каз пешкән арада чыккан маен агызып торабыз. 1,5 сәгатьтән соң кошны әйләндерәбез һәм тагын шулай ук вакыт пешерәбез.
Әзер казны алабыз, җылы урында 30 минутлап тотабыз. Подливка әзерлибез. Каз пешкән табадан майны агызабыз (1 аш калагы гына калдырып), плитәдә, он салып, шулпа өстәп, җылытабыз, төпкә ябышкан кисәкләрне кырып алабыз, бутыйбыз, соусны кайнатып чыгарабыз.
Җепләрне кисәбез, казның эчен бушатабыз, аны һәм казны тәлинкәгә салабыз. Порцияләп кисәбез, подливка сибәбез.
Барлыгы 4 сәгать 30 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев