Сарманга төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелдылар
Бүген район Советының утырышлар залында “Минзәлә өязе: тарих чорлары” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнү конференциясе үткәрелде.
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшкуарларына теләктәшлек ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев алып барды. Конференциядә районның тарихчылары, дин әһелләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе, Татарстан Республикасы татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов, “Безнең мирас” журналы һәм “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон килгәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев