САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Тукай бәйрәме үтте

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула. Шул уңайдан 26 апрель Туган тел һәм шигърият бәйрәме көне буларак билгеләп үтелә. Аңа багышлап, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре «Сарман» кинотеатрында «Тукае бар халык — бай халык» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Анда катнашучыларны үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова сәламләде, «Гаилә белән Тукайны укыйбыз» дип исемләнгән онлайн-акция җиңүчеләрен бүләкләп үтте. Бүләкләр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгәннәр иде. Акциядә җиңүчеләр шигырьләрен сөйләп киттеләр, чыгышлар видеоязма рәвешендә дә тыңланылдылар. Сарман гимназиясе укытучысы Гөлия Фатыхова җитәкчелегендәге 3 А сыйныфы укучылары чыгышлары да алкышлар белән каршыландылар. 
Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Чарага «Кәҗә белән Сарык», «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләре геройлары килделәр. Районыбызның күренекле шагыйрьләре — Дамир Гарифуллин белән Вәсимә Хәйруллина тамашачыларга үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр. Чара Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев