САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Сарманда Социаль фонд хезмәткәрләре ярыштылар

Узган атнада Сарман авылында Россия Социаль фонды Татарстан буенча бүлекчәсенең Көньяк-көнчыгыш конференциясе спартакиадасы оештырылды. Бу чарада сигез районнан килгән командалар актив катнашты. Спорт бәйрәме бик дулкынландыргыч һәм күтәренке рухта үтте.

Катнашучылар дүрт төрле спорт төре буенча көч сынаштылар: бадминтон, өстәл теннисы, йөзү һәм волейбол. Ярышлар аерым мәйданчыкларда оештырылды, һәрбер команда үзенең көчле якларын күрсәтергә тырышты.

Йөзү буенча ярышларда иң осталар Ютазы районы вәкилләре булды – алар беренче урынга лаек дип табылдылар. Икенче урында – Азнакай, өченче урында Баулы районнары командалары урнаштылар.

Бадминтон ярышларында Зәй районы спортчыларына тиңнәр булмады – алар беренчелекне алдылар. Азнакайлылар, алардан бераз гына калышып, икенче урынны яуладылар. Өченче урын Ютазы районына эләкте.

Өстәл теннисында иң көчлесе исә Ютазы районы булып чыкты. Әлмәт районы – икенче, Лениногорск районы өченче урыннар белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдылар.

Волейбол буенча бәйгеләр бик кызыклы һәм принципиаль рәвештә үтте. Финалда Бөгелмә районы командасы Сарман районы спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты һәм беренче урынга иреште. Безнекеләр, финалда оттырсалар да, хөрмәткә лаек уен күрсәттеләр. Өченче урынны Азнакай районы алды.

Барлык спорт төрләре буенча нәтиҗәләр төгәлләнгәч, гомумкоманда зачетының җиңүчеләре билгеле булды: беренче урында – Азнакай, икенче урында – Ютазы районнары командалары. Лениногорск һәм Баулы районнары өченче урынны бүлештеләр.

Ярышларга йомгак ясау тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчә идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин, Сарман районында клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов катнаштылар. Алар җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар тапшырдылар. Һәрбер спорт төре буенча җиңүчеләр быел финалга чыгу мөмкинлеге дә алдылар, ә бу аларны яңа казанышларга рухландырачак.

Асыляр Харисов спартакиаданың әһәмиятенә аерым басым ясады:

– Социаль хезмәткәрләребез эштә генә түгел, спортта да бик активлар. Алар сәламәт яшәү рәвешен алга сөрәләр. Моңа ел саен үткәрелә торган спартакиада зур этәргеч ясый. Быел ярышлар Сарман җирендә оештырылды һәм без кунакларны бик җылы каршы алдык. Ярышлар бик күңелле, дустанә һәм тәэсирле мохиттә үтте. Барлык катнашучылар канәгать калдылар. Алар, киләчәктә дә мондый чараларда актив катнашырга сүз биреп, шат күңел белән таралыштылар, – диде ул.

Спартакиада социаль хезмәткәрләр арасында дуслыкны ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру юнәлешендә тагын бер уңышлы алым булды.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев