САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда Региональ чемпионат ачылды +ВИДЕО

Бүген Сарман аграр көллиятенең производствога өйрәтү базасында “Яшь профессионаллар” Региональ чемпионатын ачу тантанасы үтте.

Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш бүлеге начальнигы Ришат Булатов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм башка җаваплы белгечләр катнаштылар. Чемпионат 21 ноябрьгә кадәр үтәчәк. “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә барлыгы биш – Сарман, Саба, Әтнә, Актаныш, Зәй районнарыннан егетләр һөнәри осталыкларын сыныйлар. Аларның эшен тәҗрибәле экспертлар бәяләячәк.

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев