САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда Наил Сафин истәлегенә мини-футбол ярышы үтә

Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында районның билгеле тарихчысы, яшь буында хоккейга карата мәхәббәт тәрбияләгән күренекле шәхес Наил Мирхафизан улы Сафин истәлегенә мини-футбол буенча турнир үтә.

Ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Ярышларда алты команда — Сарман, Иске Кәшер, Әлмәт, Актаныш, Мөслим һәм Яр Чаллы спортчылары катнашалар. Иң элек алар ике төркемгә бүленеп уйныйлар, аннан соң плей-офф булачак.

Командаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Наил Сафинның тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил, бертуганы Камил сәламләделәр. Остазның якыннарына кечкенә генә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Уеннарга шулай ук аның кызы Индира Васильева, оныклары Алиса белән Арслан да кайтканнар. Тупка беренче символик тибүне дә Алиса ясады.

Хәзерге вакытта уеннарның иң кызган чагы бара. Турнир нәтиҗәләре буенча тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев