САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда интернационал-сугышчыларны искә алдылар

15 февраль - Әфган җиреннән соңгы гаскәр чыгарылу көне уңаеннан районда зур чара үтте. Көн туган якларына кызыл табут булып кайткан җиде якташыбызның каберләрендә булып, аларага веноклар салу белән башланып китте. Аннан ял паркындагы мемориаль комплекста митинг булды. Анда Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары катнаштылар. Аларны район Башкарма...

15 февраль - Әфган җиреннән соңгы гаскәр чыгарылу көне уңаеннан районда зур чара үтте. Көн туган якларына кызыл табут булып кайткан җиде якташыбызның каберләрендә булып, аларага веноклар салу белән башланып китте. Аннан ял паркындагы мемориаль комплекста митинг булды. Анда Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары катнаштылар. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипава котлады. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов чыгышыннан соң, Әфган сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Мемориаль комплекска һәм әфган сугышында һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган стеллага канәфер чәчәкләре, веноклар салынды.

Митингтан соң әфган сугышы ветераннары "Дулкын" бассейнында булып, тренажер залында шөгыльләнеп алдылар, арада гер, штанга күтәрүчеләр булды. Монда, шулай ук, теләгәннәр ГТО нормаларын да тапшырды. Сүз уңаеннан, бу көнне әфган сугышы ветераннарына "Дулкын" бассейнында бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бирелде.

Тантана сәнгать мәктәбендә сый-нигъмәт тулы табын артында дәвам итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипава, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дашгын Гасанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин кичәдә катнашучыларга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Сөйләүләр район мәдәният йорты үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур җыр, биюләре белән аралаштырып алып барылды.

Роза Ганиева һәм Илгизәр Гаделшин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев