САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда ярминкә гөрләде

Бүген район үзәгенең үзәк базар территориясендә иртәдән үк авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

Авыл җирлекләре, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, аерым эшмәкәрләр һәм башкалар сатып алучыларга үз хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен һәм башка товарларны тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә ит, сөт, катык, майдан алып барлык төр яшелчәләрне, җиләк-җимеш, үсемлек-агачларны һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде.

Ярминкәнең эшчәнлеге белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин танышты, бәяләр белән кызыксынды, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты. Ә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ярминкә халкына матур җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев