САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда «Гасыр дискотекасы» үткәрелде

Кичә район мәдәният йортында «Гасыр дискотекасы» гөрләп үтте.

Берничә буынны очраштырган дискәтүккә яше дә, урта hәм өлкән яшьтәгеләр дә теләп чыкканнар иде. Бию бәйрәменә яшьләр арасында абруй казанган, күпләрнең тормышында, күңелендә якты эз калдырган Зөләйха апа килгән иде. Аның билет урынына кулга печать суккан заманнарын hәркем искә алды. 

- Дискәтүкләр кыш көне атна саен оештырылачак. Икенче атнага печате дә булыр, - дип сөендерде Зөләйха апа. 

Кайчандыр дискәтүктә үзенә пар тапкан егетләр-кызлар бүгенге көндә әти-әни, әби-бабай ролендә ул-кызлары, хәтта оныклары белән чыкканнар иде. Авыллардан килүчеләр дә шактый күренде. Барысы да нәкъ менә Зөләйха апаны сагынып, аны күрергә килгәннәр. Чын мәгънәсендә, гасыр дискотекасына әверелде ул. Яшьләр исеменнән Альбина Харисова Зөләйха апага чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев