САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда «Гаиләм – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе» дигән чара узды

Узган атнада районда «Татар кызчыгы, татар малае-2023» дип исемләнгән бәйге үткәрелгән иде.

Анда җиңгән балалар бүген, Халыкара гаилә көне уңаеннан, район мәдәният йортында оештырылган «Гаиләм – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе» дигән чарада милли гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен иҗади чыгышларында чагылдырдылар.
Бәйгедә катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Район тормышының төрле өлкәләрендә әһәмиятле роль уйнаучы гаиләләр аның Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. Шулай ук Фәрит Мөнәвир улы чараның төрле номинацияләрендә җиңүчеләрне дә бүләкләде.
Ә без, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, төп эшебездән тыш, чарага газетага яздыру һәм китаплар сату максаты белән дә чыктык. Катнашучылар безнең фотозонаны да үз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев