Сарманда Чернобыльчеләр очрашты
Бүген, 26 апрель көнне, Радиацион авария һәм катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм авария, катастрофа корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан Сарман сәнгать мәктәбе кафесында чернобыльчеләр һәм башка радиацион нокталарда хезмәт итүчеләрнең очрашуы үткәрелде. Аларны район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, сәламәтлек һәм ныклык...
Бүген, 26 апрель көнне, Радиацион авария һәм катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм авария, катастрофа корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан Сарман сәнгать мәктәбе кафесында чернобыльчеләр һәм башка радиацион нокталарда хезмәт итүчеләрнең очрашуы үткәрелде. Аларны район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, сәламәтлек һәм ныклык теләде. Очрашуда район оешмалары җитәкчеләре дә катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Сәнгать мәктәбе коллективы бәйрәмдә катнашучыларга иң матур җырларын һәм биюләрен бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев