САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда «Без коррупциягә каршы» дигән чара үтте

27 июль көнне коррупциягә каршы көрәш кысаларында лагерь балалары катнашында «Без коррупциягә каршы» дигән бик үтемле чара үтте.

Китапханәче баларга ришвәтчелек, аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты. Алар белән «Бел һәм курыкма» дигән сорау-җавап үткәрелде. Лагерь балаларына ришвәтчелеккә каршы театральләштерелгән «Теремкәй» әкияте күрсәтелде. Бу әкият балаларда геройларының уңай һәм тискәре эшләрен дөрес бәяләргә, намуслылык, әдәплелек һәм игелеклелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар үз чиратында бу явыз күренешнең чәчәк атуына ничек каршы торырга, үз-үзеңне ничек сакларга, ришвәтчелекнең колы булмаска, закон алдында җаваплылыкны аңларга тырыштылар. Безнең киләчәгебез ышанычлы, гадел булсын дигән теләктә таралыштылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев