САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман үзәк балалар китапханәсендә чираттагы «Библиосумерки-2021» кичәсе үткәрелде

Чара барышында “Комета” һәм “Юпитер” командалары үзләренең белемнәрен сынадылар.

23 апрель көнне күркәм традиция буенча Сарман үзәк балалар китапханәсендә чираттагы «Библиосумерки-2021» кичәсе үткәрелде. Бу юлы чара «Космик сәяхәттә» исеме астында узды. Акциянең темасы – космостагы беренче кеше Юрий Гагарин очышына 60 ел тулуга һәм фәнни технологияләр елына багышланган иде. Чара барышында “Комета” һәм “Юпитер” командалары үзләренең белемнәрен сынадылар. Командаларына исемне һәм девизны да үзләре уйлап таптылар, командир сайладылар. Китапханәчеләр алдан әзерләп куйган биремнәрне бик уңышлы башкарып чыктылар. Соңыннан балалар Е. Качуринның «Увлекательная Астрономия», «Планета Земля», Е. П. Левитанның «Сказочные приключения маленького астронома» исемле космос турында китаплары белән таныштылар. Шулай ук аларга Н. Носовның «Белмәмешнең айга сәяхәте» исемле китабы класстан тыш уку өчен тәкъдим ителде. Балаларга истәлеккә “Иң көчле” дигән медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев