Сарман үзәк китапханәсе коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чара үткәрде
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Сарманның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ачык һавада «Әкиятләр дөньясында коррупция» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырдылар.
Китапханәчеләр тамашачыларга коррупция турында сөйләделәр, аның сәбәпләре, формалары һәм төрләре белән таныштырдылар. «Теремкәй» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Чара җанлы диалог белән үрелеп барды, балалар коррупция турында фикерләре белән уртаклаштылар. Аларга коррупциянең начар һәм законсыз булуы, кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлеге турында аңлатылды.
Әкияттән соң балалар белән бергә спорт уеннары үткәрелде. Викторина оештырылды. Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты.
Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев