САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары район прокуроры белән очраштылар

Сарман урта мәктәбенә, чираттагы "Эшлекле сишәмбе"нең кунагы булып, район прокуроры Эльдар Сабиров килде. Ул безгә яратып сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында без аның үз максатына ирешүчән кеше икәнен анладык. Прокурор булу хыялы аны авырлыклар алдында югалып калмаска әйдәгән. Югары уку йортында әзерлек курсларына йөрергә туры килгән. Нәтижәдә ул,...

Сарман урта мәктәбенә, чираттагы "Эшлекле сишәмбе"нең кунагы булып, район прокуроры Эльдар Сабиров килде. Ул безгә яратып сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Әңгәмә барышында без аның үз максатына ирешүчән кеше икәнен анладык. Прокурор булу хыялы аны авырлыклар алдында югалып калмаска әйдәгән. Югары уку йортында әзерлек курсларына йөрергә туры килгән. Нәтижәдә ул, укуын тәмамлап, Яр Чаллы шәһәренә тикшерү хезмәткәре булып эшкә урнашкан. Шушы еллар аның күңелендә иң нәтиҗәле вакыт булып истә калган.

Безгә, чыгарылыш сыйныфы укучыларына, бу әңгәмә бик файдалы булды, чөнки безнең сыйныфта да бу юнәлештә укырга теләүчеләр бар. Эльдар Равил улы кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска өндәде. Әңгәмә азагында үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Прокурор һөнәренең жаваплы һәм кайвакыт куркыныч булуына карамастан, сыйныфташларыбызның кайберләре алдагы тормышларын шушы һөнәр белән бәйләргә булды.

Алия Хафизова, 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев