Сарман урта мәктәбендә татар халык җырлары фестивале узды
.
24-25 октябрь көннәрендә Сарман урта мәктәбе татар моңы белән яшәде, чөнки биредә татар халык җырлары бәйгесе узды. Матур традициягә әверелгән чара төрле темалар астында чирек саен үткәрелә һәм беренче генә елын да түгел. Фестивальнең беренче көнендә башлангычлар чыгыш ясасалар, икенче көнне сәхнә урта һәм югары сыйныф укучыларына бирелде. Егетләрнең һәм кызларның чыгышларын жюри бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев