Сарман урта мәктәбе укытучысы Зилә Фәйзуллинага мактаулы исем бирелде
Казанда “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Укытучы көненә багышланган тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сарман урта мәктәбенең биология укытучысы Зилә Фәйзуллинага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактау билгесе тапшырды.
33 ел гомерен яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог үз хезмәтен ихластан яратып башкара. Күтәмәле авылы мәктәбен тәмамлаган кыз биш ел Казан дәүләт педагогия институтында укый. “Яшьлек белән тулы студент еллары әле дә сагындырып искә төшәләр”, — ди ул. Хезмәт юлын Иске Әлмәт авылы гомуми белем бирү мәктәбендә башлаган яшь белгеч укучыларга биология, химия фәннәреннән белем бирә. “Укытучы һөнәренең тәмен, ачысын-төчесен беренче тапкыр татып карау шунда насыйп булды. Беренче чыгарылыш укучыларым, хезмәт коллективым, коллегаларым хакында күңелдә бары тик җылы хатирәләр саклана”, — дип искә ала Зилә Мөэммил кызы.
Ә 1998 елдан ул язмышын Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе белән бәйли.
- Көн дә гомер сукмаклары яраткан эшемә алып киләләр. Бакчада уңыш үстергән кебек, балалар күңеленә белем орлыклары сибеп, аларның тишелеп чыгып, үсеп, җимеш биргәнен күргәнче, бик күп көч, сабырлык, хезмәт таләп ителә. Үз фәнеңне яратып укыту, укучылар белән бергә тормыш юлларын үтү, уңышларга бергә сөенү хезмәтемә көч өсти, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Биологияне мәктәптә укытылучы фән буларак кына түгел, ә, үсеп, зур тормыш юлына чыккач та, аерым шәхес булганда, яшәүгә жинелрәк яраклашырга ярдәм итүче фән итеп бирәсем килә. Хезмәт девизым да — “Иҗади уйлана белүче, тормышка яраклашкан шәхес тәрбияләү”, — диде атказанган педагог.
Укытучы хезмәтенә бәя аның шәкертләренең зур хөрмәт белән рәхмәт сүзләренә салына. Ә инде җитәкчеләр бәяләсә, педагог өчен бу — аеруча зур уңыш. Хезмәтеңне зурлау, игътибар — үз юлыңны дөрес сайлауның бер дәлиле. “Мин районыбыз башлыгы Фәрит Хөснуллинга, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызына, методистларга, үзем эшләгән мәктәп коллективына, директорыбыз Лилия Рәис кызына, туганнарыма, кызларыма олы рәхмәтлемен. Бүгенге көндә ирешелгән уңышлар — ул күмәк тырышлык нигезе. Барлык укытучыларны үткән бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Алда әле яңа үрләр булсын, уңдырышлы туфракка сыйфатлы орлыклар салынсын”, — диде Зилә Мөэммил кызы.
Без фидакарь укытучыны дәрәҗәле бүләге белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев