Сарман урта мәктәбе махсус операциягә ярдәм җыйган
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмгә Сарман урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективы да кушылды. Алар егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюны оештырганнар. Бу – гади генә акция түгел, ә бердәмлек, игелек кылу, патриотлык үрнәге булып тора.
Мәктәптә хәбәр тиз арада таралып, аңа барлык сыйныф укучылары да теләп кушылалар. Әти-әниләр дә читтә калмыйлар.
– Әлеге игелек акциясенең инициаторы директорыбыз Лилия Рәис кызы булды. Мин мәктәпкә эшкә яңа уку елы башыннан – сентябрьдә генә килдем. Шушы вакыт эчендә коллектив ике тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп җибәрде. Укучыларга, әти-әниләргә олы рәхмәт сүзләре барып ирешсен иде, – дип хәбәр итте безгә мәктәп директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Айрат Харисов.

Мәктәп коллективы тырышлыгы белән барлыгы 50 мең сумлык газ баллоннары алына, алтынчы сыйныфка кадәр булган кечкенәрәк укучылар дымлы сөлгеләр алып киләләр. Бу уртак тырышлык нәтиҗәсе була. Мондый акцияләр ил сагында торган егетләребезгә олы ярдәм, һәркайсының өлеше – зур терәк. Безнең көч – бердәмлектә, ди халык. Әлеге изге гамәл дә бу сүзләрнең хаклыгын тагын бер кат исбатлады.
Ярдәмнең икенче ягы да бар. Ул яшь буында изгелек кылу, миһербанлылык сыйфатлары, патриотлык рухы тәрбияли. Егетләребез, исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтсалар иде. Без аларны көтәбез.
Фото Сарман урта мәктәбенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев