САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Сарман укытучысы республика бәйгесенең финал этабына узды

Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Чулпан һөнәри осталык буенча зур уңышка иреште.

Ул «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының йомгаклау этабына үтүчеләр исемлегенә керде.
Бу бәйге республикада татар телен саклау һәм үстерү, педагогларның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. Чулпан Мөнир кызы үзенең тирән белеме һәм иҗади алымнары белән районның мәгариф өлкәсен лаеклы тәкъдим итте.
«Хезмәттәшебезне бу мөһим җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Сарман районы һәрвакыт үзенең көчле педагоглары һәм ныклы белем бирү традицияләре белән танылган. Чулпан Мөнир кызының финалга чыгуы — зур тырышлык һәм үз һөнәренә тугрылык нәтиҗәсе», — дип билгеләп үтәләр белем бирү учреждениесендә.
Без дә Чулпан Нәҗметдиновага киләсе этапта да зур уңышлар, какшамас ихтыяр көче һәм җиңү яулавын телибез! 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев