САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәпләре Сингапур методикасына өйрәнәләр

16 октябрь көнне Сарман урта мәктәбендә "Татарстан Республикасында сыйфатлы белем бирүне камилләштерү" проекты кысаларында район мәктәпләре педагогларын укытулар башланды. Бу проект үз эченә мәгарифне XXI гасыр өчен үзгәртеп коруны да ала. Дәресләрдә укытучылар дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгарифе методикасының безнең дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын өйрәнәләр. Проект...

16 октябрь көнне Сарман урта мәктәбендә "Татарстан Республикасында сыйфатлы белем бирүне камилләштерү" проекты кысаларында район мәктәпләре педагогларын укытулар башланды. Бу проект үз эченә мәгарифне XXI гасыр өчен үзгәртеп коруны да ала.

Дәресләрдә укытучылар дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгарифе методикасының безнең дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын өйрәнәләр. Проект республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла һәм аның максаты - пассив укучыдан XXI гасырның кызыксынучан укучысын үстерү. Төгәлрәк әйткәндә, безнең укучылар яхшы итеп аралашу, хезмәттәшлек итү, критик фикер йөртү, иҗади сәләт, карарлар кабул итү күнекмәләренә дә өйрәтелергә тиешләр.

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый дәресләр районның барлык укытучылары өчен дә үткәреләчәк. Шул исәптән, иртәгә, 17 октябрьдә, Сарман урта мәктәбендә укытуларның дәвамы узачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев