Сарман районында «Балкыш» фестиваленең чираттагы этаплары узды
Сарман районында ветераннарның «Балкыш» республика фестиваленә сайлап алу этаплары дәвам итә.
10 һәм 11 февраль көннәрендә иҗат бәйрәме Иске Әлмәт һәм Күтәмәле авыл мәдәният йортларында гөрләп үтте. Чара төрле жанрдагы талантларны — вокалистларны, хореографларны, инструменталь ансамбльләрне һәм нәфис сүз осталарын бер мәйданга җыйды. Фестивальдә катнашучылар патриотик номерлар һәм туган якка, Ватанга булган чиксез мәхәббәтне чагылдырган әсәрләр башкарып, үзләренең югары осталыкларын күрсәттеләр. Ветераннарның һәр чыгышы ихласлыгы һәм күңел җылысы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Оештыручылар һәм үзешчән башкаручылар районның мәдәни мохитен үстерүгә, халкыбызның бай мирасын саклап, аны яшь буынга тапшыруга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бу чаралар иҗатның кешеләрне берләштерүче, күңелләрне рухландыручы һәм тормышны гармония белән тутыручы олы көч икәнен тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев