Сарман районы башлыгының Ураза гаете белән котлавы
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны мөселманнарның олуг бәйрәме — Ураза гаете белән тәбрик итте. Үз мөрәҗәгатендә ул сарманлыларга иман нуры, гаилә татулыгы һәм изге гамәлләрендә уңышлар теләде.
Бәйрәм мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән барлык мөселман дөньясы өчен бик кадерле булган иң хөрмәтле һәм иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза гаете белән тәбрик итәм һәм барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зур уңышлар телим.
Элек-электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган илендәге тынычлыкка, үз гаиләсендә татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Бүген дә Татарстан мөселманнары – милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык үрнәге.
Киләчәктә дә ислам диненнең игелек, шәфкать, якыннарың турында кайгырту кебек асыл кыйммәтләрен саклап калуга, күпмилләтле республикабызны ныгытуга һәм үстерүгә сарманлыларның да лаеклы өлеше керер, районыбыз мәчетләре игелек-мәрхәмәт үзәге булыр, дип ышанам.
Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул, изге гамәлләребез савапка булсын. Изге Рамазан ае күңелләребезгә иман нуры, җан тынычлыгы, тән сихәте, йөрәкләргә сабырлык, йорт-җиребезгә бәрәкәт, ил-көнебезгә иминлек бирсен, барчабызны да рухи камиллеккә, туган илебез, республикабыз, районыбыз хакына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын.
Ураза гаете мөбәрәк булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев