Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлыларга Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерә

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.
Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәме кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый.
Татарстанның, шул исәптән безнең муниципаль районның мөселман өммәте Ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт белән, ярдәмләшеп яшәвебез – бүген һәм киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, район мөселманнары халыкның гасыр буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнары арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакьлек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен. Корбан бәйрәме — рухи тирәнлек һәм йөрәк киңлеге мизгеле. Игелек һәм тәмле сыйхөрмәт вакыты. Бу көнне һәрберебез изгелеккә тагын да якынайсын! Тормышыгыз бәйрәм табыны кебек мул, якты, сөю тулы булсын!
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз һәм игелекләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Йортларыгызга. күңелләрегезгә иман нуры, гаиләләрегезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!


Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев