САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман матбугат үзәге яңа автомобильле булды

Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Тантана Noble Millennium Panorama отеле каршындагы мәйданчыкта үткәрелде.
- Яңа ел белән тәбрикләп, яңа машиналы булуыгыз белән дә котлыйм. Сезнең мәгълүмат республика җитәкчелеге, идарә итү карарлары кабул иткәндә, бик мөһим. Халык кәефен белеп тору да кирәк безгә. Уртак хезмәтебез өчен рәхмәт әйтәм. Республика уңышы күп нәрсәләргә нигезләнгән. Медиа, гомумән, пресса роле бик әһәмиятле. Исән-имин йөрегез, машиналарыгызны, иң беренче чиратта, үзегезне саклагыз. Хәерле сәгатьтә! – диде Рөстәм Нургали улы, журналистларны тәбрикләп.
Яңа машинага ия булган 49 филиал арасында Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә бар. Имин юллар, хәерле эшләр, күңелле очрашулар насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев