САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сарман» – кызыклы темаларга бай газета

-

 

Бу көннәрдә район газеталары «Сарман» һәм «Новый Сарман»га ташламалы бәядән язылу буенча ункөнлек бара. Ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Хәер, тугры абунәчеләребезне бәяләр куркытмый, шулай да очсызракка язылсаң, отышлырак бит. Без берничә райондашыбыз белән сөйләшеп тә алдык. 

Нурания Хаҗиева, Сарман авылы: 

– Мәктәпкә укыган чакта ук, «Сарман»ны яратып укый идем. Аерым берәр темага яки сәхифәгә генә өстенлек бирмим, барысы да – кызыклы, халыкчан. Кайбер кешеләрдән «Интернетта чыгып бара бит яңалыклар» дигән сүзләр ишеткәнем бар. Интернеттан уку икенче шул ул, газетаны кулга тотып укуга җитми... Район газетасы тулысынча җирле материалларга урын бирә, шуңа таныш кешеләр хакында укуы да кызык. Ул – көчле инструментларның берсе, фикерләү сәләтен үстерә, өстәвенә, аңлаешлы һәм позитив та. 

Рөстәм Розумбетов, Юлтимер авылы: 

– Гаиләбездә район газетасын электән – мин беренче сыйныфларда укыганда үк алдыра идек, дип истә калган. Ул заман белән чагыштырганда, аның эчтәлеге хәзер шактый үзгәрде, илдәге, райондагы яңалыклар тагын да күбрәк бастырыла башлады. Үзем авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйгач, шул темага багышланган язмаларны аеруча көтеп алам. Кыска очерклар укырга, башваткычлар чишәргә яратам. Кыскасы, әле язылырга өлгермәгәннәргә ашыгырга киңәш итәм, өстәвенә – ташламалы вакытта. Бик яхшы, кызыклы темаларга бай газета. 

Ләйсирә Рәхимҗанова, Сарман авылы: 

– Гомер буе «Сарман» газетасын укыйбыз, язылмыйча калганыбыз юк. Еллар дәверендә ул күп кенә үзгәрешләр кичерде. Хәзер аны укуы тагын да кызыклыракка, мавыктыргычка әйләнде. Үзебезнең район кешеләре турында язмалар күбрәк чыга башлады. Гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, вафат булучыларны да барлап торабыз. Район газетасына язылмаучыларның барлыгын да беләм. Бу, әлбәттә, һәркемнең шәхси эше булса да, һәр кеше үзе яшәгән җирлекнең яңалыкларын белеп торырга тиеш, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев