Сарман кызлары Әниләр көненә әзерләнә
.
Әниләр көне - кадерле кешеләребезгә хөрмәт, ярату бүләк итәргә сәбәп булган бәйрәм. Бу көнне иң матур теләкләрне, гөлләмәләрне яраткан әниләребезгә, әбиләребезгә әзерлибез. Сарман кызлары Гүзәл, Азалия бәйрәм табыны әзерләү буенча махсус мастер-класс үтеп кайттылар. Алар әниләрен сөендерергә, тәмле ризыклар белән сыйларга ниятлиләр.
Ә сез әниләрегезгә нинди бүләк әзерләдегез, хөрмәтле дуслар?
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев