Сарман килене Питрау батырына сөлге әзерләгән
Сарман район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Анастасия Фәрхетдинова быел Сабантуй һәм Питрау бәйрәмнәренең көрәш батырларына бүләккә килен сөлгесе әзерләгән.
Кичә Ләкедә батыр калган Чаллы егете Илдар Хәмитовка тәкә белән бергә бүләк сөлгене яшь килен тормыш иптәше Азамат белән бергә тапшырды.
- Әби-бабайлар вакытыннан килгән элекке гореф-гадәтләр, матур йолалар саклансын иде. Бәйрәмнәр шулар белән дә кадерле. Аларның һәркайсының тарихы бар. Бу киләчәк буыннар өчен дә әһәмиятле, - диде Дружба авылы кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев