Бәйрәмнәрне кече яшьтәге балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бик теләп көтеп ала. Сарман гимназиясендә оештырылган чараларда укучылар, бик теләп, активлык күрсәтәләр. Ләкин төрле сәбәпләр белән бәйрәмдә катнаша алмаган укучыларны да читтә калдырмыйлар. Гимназия директоры Ләйсән Шамилова инициативасы белән быел өйдә белем алучы укучыларга Кыш Бабай белән Кар кызы үзләре...
Бәйрәмнәрне кече яшьтәге балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бик теләп көтеп ала. Сарман гимназиясендә оештырылган чараларда укучылар, бик теләп, активлык күрсәтәләр. Ләкин төрле сәбәпләр белән бәйрәмдә катнаша алмаган укучыларны да читтә калдырмыйлар. Гимназия директоры Ләйсән Шамилова инициативасы белән быел өйдә белем алучы укучыларга Кыш Бабай белән Кар кызы үзләре өйләренә бардылар. Һәр туачак таңнан ниндидер могҗиза көтеп утыручы сабыйлар күңеле бу күренешне никадәр шатланып кабул иткәннәрен әйтеп аңлатып бетерерлек түгел. Кыш Бабай белән Кар кызы кулыннан Яңа ел бүләкләре белән бергә укуда ирешкән уңышлары өчен мактау кәгазьләре дә тапшырылды. 9 нчы сыйныф укучысы Булат Минһаҗев белән 7 нче сыйныф укучысы Александр Гыйбадуллин да укуда сынатмыйлар.


Нет комментариев