Сарман гимназиясендә түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән акча кая китә
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лицензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география...
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лицензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география кабинеты өчен 12 кечкенә һәм 1 зур глобуслар алынды, башлангыч звенода бер сыйныфка линолеум җәелде. Әлегә бу саннар бик кечкенә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыелганын исәпкә алганда, алга таба гимназиябез базасын тулыландыру буенча эшләр тагы да алып барылыр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев