САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

«Сарман» газетасы Санкт-Петербургта марафонда катнашты

Шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәhәрендә йөгерү буенча 34нче марафон узды.

Ул "Белые Ночи"  дип аталды. Марафонда безнең райондашыбыз Фәнис Фәретдинов та катнашты. Йөгерешкә старт кичке 22.00 сәгатьтә бирелә. 

- Яңгыр астында 42 километр 195 метр ара уздык. Барлыгы 27 мең кеше катнашты. Кения, Эфиопиядән дә көчле йөгерешчеләр килгәннәр иде. Шулар җиңү яуладылар. Ир-атлар арасында беренче дүрт урынны Африка спортчылары алдылар. Ә хатын-кызлар арасында беренчелек Кения вәкилендә булса, аннан соңгы өчесен безнекеләр алдылар. Яңгыр явып торганда йөгерүе, әлбәттә, җиңелләрдән булмады. Өстәвенә җиле дә көчле иде. Мин дистанцияне 3 сәгать 59 минутта уздым. Үз яшем категориясендә 12 урынны яуладым, - дип уртаклашты марафон нәтиҗәләре белән Фәнис. 

Без Сарман егетен чираттагы җиңүе белән тәбриклибез hәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез. "Үзем белән "Сарман" газетасын да алдым марафонга, ул көч биреп торды", - диде танылган марафончы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев