Сарман егете Динар Йосыпов өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклаячак
Спорт

Сарман егете Динар Йосыпов өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклаячак

Уку­чы­лар­ның көз­ге ка­ни­кул­ла­ры чо­рын­да Ка­зан шә­һә­ре­нең бокс һәм өс­тәл тен­ни­сы үзә­ген­дә "Та­тарс­тан өмет­лә­ре" ди­гән рес­пуб­ли­ка­кү­ләм өс­тәл тен­ни­сы ярыш­ла­ры бу­лып уз­ды. Ан­да Сар­ман гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры уңыш­лы гы­на чы­гыш яса­ды­лар. 10 яшь­лек уку­чы­лар бәй­ге­сен­дә Ай­рат Гә­рәй­ха­нов 6 нчы урын­ны ал­ды. 12 яшь­лек спорт­чы­лар бәй­ге­сен­дә Ди­нар Йо­сы­пов - 1 нче, Бу­лат Ла­тый­пов 4...

Уку­чы­лар­ның көз­ге ка­ни­кул­ла­ры чо­рын­да Ка­зан шә­һә­ре­нең бокс һәм өс­тәл тен­ни­сы үзә­ген­дә "Та­тарс­тан өмет­лә­ре" ди­гән рес­пуб­ли­ка­кү­ләм өс­тәл тен­ни­сы ярыш­ла­ры бу­лып уз­ды. Ан­да Сар­ман гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры уңыш­лы гы­на чы­гыш яса­ды­лар. 10 яшь­лек уку­чы­лар бәй­ге­сен­дә Ай­рат Гә­рәй­ха­нов 6 нчы урын­ны ал­ды. 12 яшь­лек спорт­чы­лар бәй­ге­сен­дә Ди­нар Йо­сы­пов - 1 нче, Бу­лат Ла­тый­пов 4 нче бул­ды­лар. Авыл спорт­чы­ла­ры ара­сын­да Ди­нар шу­лай ук - 1 нче, Ай­рат бе­лән Бу­лат - 3 нче урын­нар­да.

12-16 нчы но­ябрь­ләр­дә Ка­зан­ның шул ук спорт ко­рыл­ма­сын­да 2000 нче ел­да ту­ган спорт­чы­лар ара­сын­да өс­тәл тен­ни­сы бу­ен­ча Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы бе­рен­че­ле­ге уз­ды­рыл­ды. Үзен­нән ике яшь­кә олы­рак уен­чы­лар бе­лән яры­шып, Ди­нар Йо­сы­пов бик ях­шы нә­ти­җә күр­сәт­те. Шәх­си бе­рен­че­лек­нең ярым­фи­на­лын­да Са­ба ко­ман­да­сы өчен уй­на­ган, Та­җикс­тан рес­пуб­ли­ка­сын­нан кайт­кан Джам­шид Ха­са­нов­ны 3:1 исә­бе бе­лән отып, фи­нал­га чык­ты. Фи­нал уе­нын­да исә, ярыш­лар­ның иң көч­ле уен­чы­сы - Ка­зан еге­те Дмит­рий Щи­гор­цов­ка шул исәп бе­лән от­ты­рып, II урын­ны ал­ды. Кат­наш пар­лы уен­да Ка­зан кы­зы Ин­га Алек­санд­ро­ва бе­лән уй­нап, III урын­ны ал­ды­лар. Пар­лы уен­да исә Ка­зан ма­лае Сер­гей За­гос­кин бе­лән яры­шып, шу­лай ук брон­за ме­даль­гә ла­ек бул­ды­лар. Шу­ны да ис­кә тө­ше­реп ки­тик: Ди­нар бы­ел­ның гыйнвар аен­да үз яшь­тәш­лә­ре ара­сын­да рес­пуб­ли­ка бе­рен­че­ле­ген от­кан иде, Сер­гей бе­лән пар­лы уй­нап, ап­рель аен­да Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ген от­ты­лар.

Ко­ман­да­лар бе­рен­че­ле­ген­дә без­нең егет­ләр 5 нче нә­ти­җә күр­сәт­те­ләр. Ан­да Ди­нар­дан тыш Бу­лат Ла­тый­пов, Эмир Ха­җи­ев һәм Ар­тур Төх­вә­тул­лин уй­на­ды­лар. Алар ба­ры­сы да - Сар­ман гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры.

Кыз­ла­ры­быз 7 нче урын­ны ал­ды­лар. Ко­ман­да өчен иге­зәк кыз­лар Ди­а­на һәм Ли­а­на Га­ли­е­ва­лар (Сар­ман гим­на­зи­я­се) һәм Гөл­наз Мос­та­фи­на (Сар­ман ур­та мәк­тә­бе) чы­гыш яса­ды­лар.

Ярыш нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Та­тарс­тан җы­ел­ма ко­ман­да­сы тө­зел­де. Ди­нар Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ген­дә Та­тарс­тан да­нын як­ла­я­чак. Аңа уңыш­лар те­ләп ка­ла­быз.

22 нче но­ябрь­дә рес­пуб­ли­ка­ның ат­ка­зан­ган аг­ро­но­мы Мө­нә­вир Фа­тыйх улы Хөс­нул­лин ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­лан­ган VII рес­пуб­ли­ка­кү­лә­мөс­тәл тен­ни­сы ярыш­ла­ры уз­ды­ры­ла­чак. Ярыш­лар Сар­ман гим­на­зи­я­се спорт за­лын­да 10:00 сә­гать­тә баш­ла­на. Уен­чы­лар ике яшь төр­ке­ме­нә бү­ле­неп яры­ша­чак­лар: 1998-2001 ту­ган­нар һәм 2002 нче ел­да ту­ган­нар һәм ан­нан ке­че­рәк­ләр. Бәй­ге­гә күр­ше-ти­рә ра­йон уен­чы­ла­ры да ча­кы­ру­лы. Өс­тәл тен­ни­сы уе­нын яра­ту­чы­лар­ны ярыш­лар­га кө­теп ка­ла­быз.

Тәл­гать Аху­нов, тре­нер-укы­ту­чы.

Төп фотода Динар Йосыпов пьедесталда сулдан беренче.

Диана һәм Лиана Галиевалар


Нет комментариев