«Сарман» белән бергә атлаучылар заманадан артта калмыйлар
Хөрмәтле абунәчеләр! Сезнең кулыгызда – «Сарман» газетасының 2026 елның икенче яртыеллыгы өчен булган беренче саны. Әгәр ул сезнең өегезгә я башка юл белән килеп ирешкән һәм сез аны укый аласыз икән, димәк, без әле дә бергә булачакбыз. Безгә карата булган ышанычыгыз һәм хөрмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Яңалыклар, язмалар социаль челтәрләрдә дә бар, аннан укуы уңайлырак, дип әйтүчеләр булса да, кәгазьдән укуга бернәрсә дә тиңләшә алмый, җәмәгать. Кәгазьгә язылган тарихка кереп кала. Дистәләгән еллар үткәч тә, аны кабат укырга, андагы язма геройларын искә алырга мөмкин. Бу киләчәк буын өчен дә мөһим. Аларны язарга, санарга өйрәтәбез икән, укырга да өйрәтергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә ике җөмлә төзеп сөйләшә белмәгән, сорауга тулы җавап бирә алмаган балалар да юк түгел. Бу китап, газета-журнал укымаганнан, үзе фикерләп инша яза алмаганнан да килә. Уку хәтерне яхшырта, сөйләм телен баета, күңелне үстерә, аралашу чарасы булып тора. Заман чире белән бергәләп көрәшик, балаларыбызның, оныкларыбызның белемле, зыялы, акыллы һәм, иң мөһиме, сәламәт булып үсүләре – безнең кулларда.

Ә «Сарман»га язылырга өлгермәгән, соңга калган танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз булса, әйтегез: бүген дә әле соң түгел. Аңа почта аша да, альтернатив вариантына да язылырга мөмкин. Гомумән, «Сарман» белән бергә атласагыз, заманадан артта калмассыз! Ышандырып әйтәбез, хөрмәтле райондашлар!
Ихтирам белән, баш мөхәррир Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев