САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман аграр көллиятенең булачак солдатларына дипломнар тапшырдылар

Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә язгы чакырылыш бара.

Сарманнан беренче «отправка» иртәгә иртән үк була.

Армиягә китүчеләр арасында Сарман аграр көллиятен тәмамлаучы егетләр дә бар. Егерме сигез студентның бер өлеше иртәгә, икенчесе — 26 июньдә солдатка китәчәк. Шул уңайдан егетләргә бүген дипломнар тапшырдылар. Аларны бәйрәм белән көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов котлады, үзләренә — дипломнар, әти-әниләренә грамоталар тапшырды. Котлау сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин да кушылды — аның улы Хәзим дә иртәгә юлга кузгалачак. Әти-әниләр исеменнән Лениногорск шәһәреннән килеп укыган Риналь Фәрхетдиновның әнисе Фәзилә чыгыш ясады. Көллият үзешчәннәре тамашачыларны концерт номерлары белән куандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев