Саклаубашта Тукайның юбилеена әзерләнәләр
«Тукай» совхозы буларак озак еллар дан тоткан Саклаубаш авыл җирлегендә җыен рәхмәт, хөрмәт сүзләренә бай булды.
Халык белән очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Җыенны алып барган җирлек башлыгы Лилия Габидуллина беренче көн тәртибе буенча үзе чыгыш ясады hәм җирлектә узган ел башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елда планлаштырылганнарына тукталды. Аннан "Туган як" агрофирмасы директоры Раил Җиhангиров чыгышы тыңланды. Полициянең участок инспекторы Рамис Сафин райондагы криминоген торыш белән таныштырды. Җыенга йомгакны Фәрит Мөнәвир улы ясады hәм районның социаль-икътисади торышын анализлады.
Соңыннан җирлек тормышында активлар бүләкләнде. Аларга район Советының, җирлек башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев