Саклаубашка Тукай рухы кайтты
Тукай белән авылның бәйләнешен барлыйм. Турыдан-туры мөнәсәбәте булмаса да, миллионер дәрәҗәсенә күтәрелгән совхозга аның исеме бирелгән.
Совхоз составында булган Саклаубаш авыл Советының тарихы 1919 елда башлана. Менә шул вакыттан бирле ул төбәктәге иң әһәмиятле идарә үзәкләренең берсе булып тора. Аңа Саклаубаш, Өч-Өйле Саклау, Алга, Иске Имән, Сарысаз Тәкермән авыллары керә. Беренче рәис итеп Кәбир Фәхрисламов сайлана. Ул яңа идарә системасының нигезен салучыларның берсе була. 1938 елдан 1959 елга кадәр авыл Советына Мәхтүмә Камалова җитәкчелек итә. Егерме бер ел дәвамында ул авылның социаль-икътисади тормышын үстерүгә зур өлеш кертә.
1965 елның мартында тарихи вакыйга була. «Тукай» совхозы оештырыла, ә аның составында элеккеге авылларның барысы да саклана. Бу чорда авыл Советы рәисе вазифасын Зөһрә Гыйльметдинова башкара. Совхоз һәм авыл Советы бердәм булып эшләп, 1995 елның 1 октябренә кадәр хуҗалык эшләрен алып баралар.

1990 еллар уртасында илдәге үзгәртеп корулар авылларның да язмышына тәэсир итә. Эреләндерү эшләре башлана. Иске Имән һәм Сарысаз Тәкермән авыллары Саклаубаш авыл Советыннан чыгып, яңа – Имән авыл Советын барлыкка китерә. Шул ук вакытта «Имән» совхозы да төзелә.
1998 елның мартында тагын бер үзгәреш була: «Саклаубаш» һәм «Өч-Өйле» авыл хуҗалыгы кооперативлары оештырыла. Ә 1999 елның башында Яңа Саклау җирле үзидарә Советы Саклаубаш Советына кушыла – бу адым идарәне ныгытуга һәм берләштерүгә юнәлтелә. Ә 2006 елның октябрендә Саклаубаш авыл җирлеге Советы төзелә. Бүгенге көндә ул үз эшчәнлеген дәвам итә, авылларның киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее Саклаубаш авылы һәм бөтен җирлек өчен зур әһәмияткә ия. Быел аның һәйкәле янында бик күп истәлекле чаралар планлаштырыла. Шуларның берсе узган атнада оештырылды.
- Бөек Тукаебызга багышланган чараларны районда беренчеләрдән булып башлап җибәрдек. Без моңа лаектыр, дип уйлыйбыз. Чөнки совхозның “Тукай” дип аталуы ук татар халкының сөекле улына хөрмәт күрсәтү һәм үз милли тамырларын барлауның көчле чагылышы, дияр идем. Бүгенге көндә дә «Тукай» совхозы исеме, моңа дистәләрчә еллар үтсә дә, үзенең символик көчен югалтмаган. Бөек шагыйребез – татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе, ә аның «Туган тел» шигыре халык гимнына әйләнде. Бу җирлектә яшәүчеләр үзләрен мәшһүр исемгә булган дәвамлылыкны тоялар, горурланалар һәм зур җаваплылык хисе сизәләр.
Ул чорларда алдынгы хуҗалыкларга күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү киң таралган. Ә совхоз, чыннан да, уңышлы хуҗалык булып, үзен совхоз-миллионер дәрәҗәсенә күтәргән. Шагыйрьнең исеме дә хуҗалыкның бөеклеген символлаштыргандыр, – диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина.
Авыл хуҗалыгы алдынгысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, «Тукай» совхозын 24 ел дәвамында (1965-1989) җитәкләгән Тимергали Сафин – Саклаубаш җирлегенең горурлыгы. Ул хуҗалыкны республикада иң абруйлыларның берсенә әверелдергән.

Тимергали Сафин 1924 елда Сарман районы Саклаубаш авылында туа. 1942 елда 18 яшендә сугышка алына. Курск дугасыннан алып Прагага кадәр барып җитә. Яралана. Ленин, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1947 елда туган авылына кайта. Сугыштан соң «Уныш» колхозы һәм А.А.Жданов исемендәге хуҗалык рәисе була. 1965-1989 елларда «Тукай» совхозына җитәкчелек итә. Бу чорда хуҗалык «совхоз-миллионер» дәрәҗәсенә күтәрелә. Тимергали Сафинга Татарстан АССРның атказанган агрономы исеме бирелә. Аның башлангычы белән 2011 елда Саклаубашта Тукай һәйкәле куела. Авыл мәктәбендә Тимергали Сафин исемендәге дружина эшли, 2015 елда аңа мемориаль такта ачыла. Тимергали Сафинның исеме Саклаубаш җирлегендә алтын хәрефләр белән язылган атамалар рәтендә мәңге сакланачак. Аның хезмәтен лаеклы дәвам итүчеләрнең берсе булган Азат Нәҗметдиновны да җирлектә һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар, тырышлыкларына югары бәя бирәләр. Аның авыллар халкы өчен эшләгән яхшылыкларына рәхмәт әйтеп, ел да ифтар мәҗлесләрендә дә рухына дога кылалар.

11 апрель көнне Саклаубаш урта мәктәбе спорт залы күңелле шау-шудан гөрләп торды. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан мәктәп укучылары әдипнең әсәрләре буенча рәсем һәм шигырь конкурсында катнаштылар. Авылның “Мирас”, “Ядкар” ансамбльләре Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Элекке “Тукай” совхозы территориясенә кергән авыллар командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде. Килгән кунаклар, чарада катнашучылар тәмле коймактан авыз иттеләр, татлы чәй белән сыйландылар. Соңыннан бүләкләүләр булды.
- Шундый җылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Дусларча очрашып, волейбол уйнап кайттык, күңелдә хатирәләрне яңарттык. Минем тормыш иптәшем Рөстәм заманында “Тукай” совхозында комсомол оешмасын җитәкләгән. Ул вакытларны еш искә ала ул. Ни дисәң дә, яшьлек чоры матур, рәхәт истәлекләре белән кадерле. Оештыручыларга, чакыручыларга зур рәхмәт, – диде Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова.
Чыннан да, “Тукай” совхозы чорындагы хезмәт кешеләренең фикерләре дә тарихны яңартучы кыйммәткә ия.
- Биш авылны берләштергән совхозның комсомол оешмасында 120дән артык кыз һәм егет исәптә торды. Мин эшләгән елларда районның беренче комсомол секретаре Фәнил Вәлиев иде. Заманасы да башка булгандыр, тәрбия дә, әмма комсомол чыныгуы алганнар бервакытта да тормышта югалып калмадылар. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында – терлекчелектә, үсемлекчелектә, төзелештә, техникада комсомоллар хезмәт куйдылар. ӨчӨйле дуңгызчылык фермасында – уннан артык, Тәкермәндә 7-8 комсомол мәктәбе узган егет һәм кыз эшләп калды. 10 сыйныфтан соң Саклаубаш фермасында кызлар сыер саудылар, егетләр алдынгы комбайнерлар булдылар. Авылдашлары – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев шаһит боларга. Бер елны, совхоз рәисе Тимергали Сафин ярдәме белән, теплоходта Әстерхан шәһәренә сәяхәткә киттек. Комсомол юлламасы менә шулай бик күп истәлекле урыннарны күрергә дә мөмкинлек бирде. Заманасы башка иде шул. Терлекне дә күпләп асрадылар. Элек баш саны биш меңләп исәпләнсә, хәзер, кызганыч, хуҗалыкларда биш баш та мал-туар юк. Барысы да истәлекләр булып кына саклана. Дөрес, һәр чорның үз уңайлыклары бар, иң мөһиме, тынычлык, иминлек булсын, – диде Рөстәм Әнвәр улы.

Чараны оештыручыларның берсе Миләүшә Фәрдиеваның да күңел түрендә сакланган хатирәләре күп.
- Минем әтием Хәйдәр Саклаубаш авылында туыпүсте. Озак еллар “Тукай” совхозында алдынгы механизатор булып эшләде, туган авылына, аның халкына тугры булып яши. Авылда имам-хатыйп вазифаларын башкара, дини тәрбия бирә. Чарага ул да килде. Әтинең сөйләгәннәре дә бар, авыл өлкәннәреннән дә ишеткәнем булды: Саклаубаш тирәсендә 50-60 километрга сузылган саклаулар булган. Безнең авылның исеме бит “Саклау” һәм “Баш” сүзләреннән тора. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “саклау” сүзенең мәгънәсе киң кырлы итеп күрсәтелгән: “иминлекне тәэмин итү; бик сак файдалану, кадерләп тоту; истә тоту, онытмау; булдыру” дигәнне аңлата. Безнең ата-бабаларыбыз арасында агач кисү тыелган, урманнарны саклау гадәте булган. Киселми торган урман кишәрлекләрен “саклау” дип йөрткәннәр. Димәк, саклана торган җир, урман, су булган. Телне саклауга исә зур өлеш керткән беренче мөгаллимәбез Шакир мулла кызы Мәрьям Галләмова бар. Ул “Туган тел”, “Әлифба” китапларына нигез салган. Шулай булгач, авылның исеме җисеменә туры килә, дияр идем мин, – диде авылның ватанпәрвәр кызы.
Чыннан да, Саклаубаш – тарихы бай авыл, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм үстерүче җирлек. Аның аша дистәләгән кешеләрнең язмышы, тырыш хезмәте һәм үзара мөнәсәбәте үткән. Бу тарих – бер генә авылның түгел, ә бөтен районның үсеш юлын чагылдыручы көзге.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев