САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбендә библиодәрес үткәрделәр

Саклаубаш мәктәбендә библиодәресләр әледән-әле үтеп тора. 2-4 нче сыйныф укучылары белән дә "Китап төзелеше" темасына шундый дәресләрнең берсе уздырылды. Дәрес башында китап төзелеше, аның элементлары белән презентация ярдәмендә таныштыру булды. Аннары, укучыларны өч төркемгә бүлеп, төркемнәргә тәкъдим ителгән китаплардан аның төрле өлешләрен күрсәтү буенча, ярыш оештырылды. Дәрес азагында, укучыларның белемнәрен...

Саклаубаш мәктәбендә библиодәресләр әледән-әле үтеп тора. 2-4 нче сыйныф укучылары белән дә "Китап төзелеше" темасына шундый дәресләрнең берсе уздырылды. Дәрес башында китап төзелеше, аның элементлары белән презентация ярдәмендә таныштыру булды. Аннары, укучыларны өч төркемгә бүлеп, төркемнәргә тәкъдим ителгән китаплардан аның төрле өлешләрен күрсәтү буенча, ярыш оештырылды. Дәрес азагында, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, тест уздырылды. Төркемнәр арасында үзләренең игътибарлылыклары, белемнәре буенча беренчелекне 4 нче сыйныф укучылары алды. Әдәби китап укуга кызыксындыру өчен, укучыларга китаплар хакында буктрейлерлар күрсәтелде. Укучыларның барысына да алдагы тормышларында, укуларында уңышлар теләп, бүләкләр тапшырылды.

Библиодәресне китапханәче Фәнисә Фатыхова оештырды һәм алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев