Саклаубаш мәчетендә Рамазанның соңгы ифтары узды
«Рамазан» мәчетендә бу юлы да бик күп кунак җыелды.
Быел да Саклаубаш авылы яшьләре hәм урта яшьтәгеләре, берләшеп, ифтар мәҗлесе уздырдылар. Соңгы елларда бу бик матур гадәткә hәм күркәм чарага әверелде. Авылның имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт кунакка Тукай районыннан Рушан хәзрәтне дә чакырган иде. Ул иң элек вәгазьләр укыды, аннан бергәләп хөрмә hәм каен суы белән авыз ачтык. Азан тавышлары яңгырауга, барча халык бердәм булып намазга басты.
Мул табын артында дәвам иткән ифтар мәҗлесендә авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, барысын да бәйрәм белән котлады. Авыл ветераннар советы рәисе Насиха Нәҗметдинова да матур теләкләрен юллады. Хәйдәр хәзрәт барлык кунакларга, табын әзерләүчеләргә, өлеш кертүчеләргә рәхмәтен әйтте. Соңыннан табынга дога кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев