Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе белән танышты

Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Казанның «Уникаль осталык үзәге»ндә оештырылган «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

4 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән экспозицияне Вьетнам һәм Малайзия делегацияләре дә карады. Күргәзмәнең бер өлеше урамда, икенче өлеше эчке бинада урнашкан.

Ачык мәйданчыкта Татарстан җитештерүчеләренең 30га якын техника үрнәге тәкъдим ителгән. Алар арасында Казан вертолет заводының «Ансат» күпмаксатлы җиңел вертолеты, «Атом» электромобиле, шулай ук югары класслы «Аурус Сенат» автомобиле бар. Моннан тыш, КАМАЗ, СОЛЛЕРС автомобильләре, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы да тәкъдим ителгән.

Эчке экспозициядә 100гә якын компания һәм оешма катнаша. Алар Татарстанның сәнәгать, медицина, аграр, фәнни-мәгариф, туристик һәм социаль-гуманитар потенциалын күрсәтә. Биредә республиканың төп министрлыклары һәм ведомстволары да үз стендларын урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев