Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Лаос Премьер-министры белән очрашты: «Хезмәттәшлеккә әзербез»

Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Казанга килгән Лаос Халык Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсай Сипхандон белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов узган елда Лаос белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тулуын искәртте. Бу уңайдан Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Россия Президенты Владимир Путинга ике фил бүләк иткән иде, алар хәзер Казан зооботаника бакчасында тора.

Татарстан Рәисе Лаос белән сәүдә-икътисади элемтәләр әлегә югары дәрәҗәгә җитмәсә дә, хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал барлыгын билгеләде. Ул Татарстанның нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, IT, агросәнәгать комплексы кебек тармаклардагы мөмкинлекләре, шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә бәйләнешләрне киңәйтү перспективалары турында сөйләде.

– Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләребезне актив үстерергә әзер, – дип йомгаклады Миңнеханов.

Сонсай Сипхандон җылы кабул итү өчен рәхмәт белдереп, Лаос өчен Россия белән хезмәттәшлекнең югары әһәмиятен, ике ил арасындагы стратегик партнерлыкның бүген дә ныгуюын билгеләп үтте. Очрашу ахырында Лаос Премьер-министры мәртәбәле кунаклар китабына теләкләрен язып калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев