Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкына «гвардия» мактаулы исеме бирелү уңаеннан полк командиры полковник Айдар Бәйрәмгуловка һәм барлык хәрби хезмәткәрләргә котлау юллады.
Рәис билгеләп үткәнчә, бу исем — формированиенең сугышчан казанышларын тану, Махсус хәрби операция барышында батырлык һәм ныклык күрсәткән сугышчыларның хезмәтенә югары бәя.
Миңнеханов сүзләренчә, татарстанлылар батыр якташлары белән горурлана. Алар — Җиңүчеләр буынының лаеклы варислары, Ватанга хезмәт итү, хәрби бурычка тугрылык традицияләрен дәвам итүчеләр.
Рәис барлык сугышчыларга нык сәламәтлек, уңышлар, Җиңүгә ышаныч, шулай ук исән-сау әйләнеп кайту теләде.
Нет комментариев