Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын ачты

Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форумның юбилей сменасы старт алды. Бу смена «Сәләт» оешмасы өчен елның төп вакыйгасы булып тора. Быел «Сәләт» җыены 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары 15 еллыгын билгеләп үтә.

Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде. Смена фән, иҗат, сәнгать һәм спортны үз эченә алган тематик лабораторияләр форматында оештырыла. Монда «Сәләт»нең җәйге профильле аланнарына сайлап алудан узып килгән иң сәләтле яшьләр генә катнаша. Аерымлыгы шунда: катнашучылар бары тик «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» аланнарыннан гына җыелган.

Форумны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова ачып җибәрде.

– Биләр «Сәләт»не, бигрәк тә бу җыен катнашучыларын, зур сабырсызлык белән көтте. Бүген без форумның уртасында, иң кызыклы чорда. Биләр яңа сулыш алды, чөнки биредә «Сәләт»нең төп аланнары тупланды. Бу смена аеруча бай эчтәлекле булачак. Форум кысаларында «Остаз» проекты һәм «Асыл гаилә җыены» да узачак. «Сәләт» рухын тудыручылар – ул сез, сәләтлеләр! Форумны оештыруда ярдәм иткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, Алексеевск районына һәм хөкүмәткә рәхмәт белдерәбез. Форумда һәрберегез яңа дуслар табып, белем алып, вакытны файдалы үткәрсен, – диде ул.

Ачылышта Алексеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.

– Бу форумның ачылышында булу миңа зур шатлык. Инде 15 ел Изге Биләр җире сәләтле, максатчан балаларны туплау үзәгенә әверелде. Мондагы һәр бала чыннан да сәләтле дип аталырга лаек, – диде ул.

Форум программасында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республика һәм илнең алдынгы белгечләре белән интерактив очрашулар каралган. Сменаның һәр көне дәресләр, уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән тутырылачак.

«Остаз» проекты кысаларында Казаннан, Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән педагоглар, директор урынбасарлары, педагогик югары һәм урта уку йортлары студентлары өчен аерым уку программасы оештырыла. Максат – педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, республика мәгарифендәге актуаль проблемаларга чишелеш эзләү, татар телен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу.

Сменаның бер көнендә форум территориясендә «Асыл гаилә җыены» узачак. Анда Сәләт активистларының гаиләләре иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында төрле буын вәкилләре арасында бәйләнеш урнаштыруга юнәлдерелгән программада катнашачак.

Экологик юнәлеш тә игътибардан читтә калмаячак: табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшыртуга багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе планлаштырылган.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе эшләячәк. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 10 июльдә 18:30 сәгатьтә башлана.

Халыкара «Сәләт» яшьләр форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итә.


Файдалы сылтамалар:
«Сәләт» рәсми сайты – http://selet.biz/tat/
Сәләт Биләр Форум сайты – https://biler.selet.biz/
ВКонтакте – https://vk.com/selet.official
Телеграм-канал – https://t.me/seletofficial
Rutube – https://rutube.ru/channel/46220347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев